Татарча белгән кеше ничә милләт белән аңлаша ала?
Татар телен уникаль тел дип әйтәбез. Әмма бу һич тә мактану-горурлану түгел. Аллаһ Тәгалә каршында бар милләтләр дә тигез. Берсе дә икенчесеннән өстен түгел. Ә уникальлек - ул Аллаһның рәхмәтетер безгә. Татарча белү кешегә 30 лап телдә (төрки телләр күз алдында тотыладыр дип уйлыйм) аңлашу мөмкинлеге бирә диләр. Бу сүзләр күпмегә дөрес икән? Дәлиле бармы? Шуны беләсе иде.